Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:



Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМИЯЛЕ МӘДӘНИЯТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Татар театрының туган көне дип 1906 елның 22 декабре санала. Бу көнне Казанда беренче тапкыр татарча театр тамашасы уйнала. 84 елдан соң, ягъни 1990 елның 21 декабрендә «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә Яр Чаллының беренче профессиональ труппасы Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» («И вернется бабочкой душа твоя») пьесасы буенча эшләнгән спектакльне уйный. Аны сәхнәгә режиссер Фаил Ибраһимов куя. Бу көн Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының туган көне булып санала да.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда моңа кадәр дә халык театры була. Ул 1918 елда ук Халык йортында оеша, ә «Энергетик» мәдәният сарае каршында 1976 елда нигез салынган халык театрының кайбер артистлары яңа оештырылган профессиональ труппаны тулыландыра.

Рәсми документларга караганда, театр башта «Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дип аталган. Татарстан АССР Министрлар Советының 1990 елның декабрь аенда кабул ителгән 467 номерлы карары һәм ТАССР Мәдәният министрлыгының 1991 елның 10 гыйнварындагы 8 номерлы приказы шуны раслый. Яр Чаллы шәһәре Хакименең 1995 елның 24 февралендәге 395/4 номерлы карары нигезендә әлеге театр Яр Чаллы татар драма театры итеп үзгәртелә һәм ул коммуналь учреждение буларак теркәлә. 1999 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 573 номерлы карары кабул ителә, шуннан соң театр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагына тапшырыла.

Труппаның нигезен чын сәхнә осталары – югары профессиональ, тамашачылар мәхәббәтен яулаган, танылу алган, үз эшенең фидакарьләре тәшкил итә. Алар арасында: Татарстан Республикасының халык артисты исемен йөрткән – өч, Татарстан Республикасының атказанган артисты – алты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе – бер, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ике кеше бар. Алар белән беррәттән яшь буын артистлары да театр сәнгатен популярлаштыруда зур эш башкаралар. Труппада ике М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты һәм ике Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты булу бер дә очраклы түгел.

Театр коллективы традицион рәвештә «Сабантуй» милли бәйрәме, «Акварель» чәчәкләр фестивале, «Каз өмәсе», «Нәүрүз», Җиңү көне», Халыкара хатын-кызлар көне, Ватанны саклаучылар көне кебек барлык шәһәркүләм чараларда актив катнаша. Яр Чаллы татар драмтеатры – Тинчурин фестивале, төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара фестивале һәм башка шундый чараларның традицион катнашучысы.

Сәнгать җитәкчесе

Кинҗәгулов Олег Мәдияр улы

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 29 йорт

Кабул итү бүлмәсе: +7 (8552) 38-05-78

Контакттагы төркеме: https://vk.com/public101354728

Сайты: https://taplink.cc/chelnyteatr


Хезмәткәрләр:


Четверг, 28 декабря 2023, 11:58